- каршысында
- Кемгә-нәрсәгә мөнәсәбәттә булуны белдерә ил каршында йөзе ак. Каршы алу – 1) Килүче белән очрашу, аны сәләмләү 2) Нин. б. вакыйгага, хәбәргә һ. б. билгеле бер мөнәсәбәт күрсәтү. КАРШЫ БАРУ – Нин. б. эш яки фикер белән килешмәү, шуны кире кагу. КАРШЫ КИЛҮ (ЧЫГУ) – Хупламау, риза булмау. КАРШЫ КУЮ – 1) Нин. б. сыйфатларны ачыклау өчен ике нәрсәне чагыштыру 2) дошманлаштыру, каршылаштыру. Каршы тору – 1) каршылык күрсәтү, бирешмичә көрәшү 2) карышу, ризалашмау. КАРШЫ ТӨШҮ – Ризасызлык белдереп яки кискен рәвештә каршылык күрсәтү. II. КАРШЫ – бәйл. 1) кояшка каршы утыру 2) агымга каршы йөзү 3) ата-анага каршы бару 4) дифтериягә каршы көрәш 5) төнгә каршы, кичкә каршы 6. хатка каршы хат язу 7) кызганычка каршы, үкенечкә каршы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.